-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сабый артка тәгәрәгән машина астында калган

Бу коточкыч хәлдә баланың абыйсын гаеплиләр.

Сабый артка тәгәрәгән машина астында калган
Сабый артка тәгәрәгән машина астында калган

Водительсез артка тәгәрәп киткән машина 2 яшьлек баланың өстеннән чак кына үтми калган. Салават шәһәр суды бу вакыйгада зыян күргән малайның өлкән абыйсын гаепле дип таныган.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның сентябрендә ир-егет, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш, “Газ” маркалы автомобильне кабызган һәм нейтраль хәлгә куйган, шуннан соң машина артка чигенгән.

Шул арада автомобиль янында аның 2 яшьлек энесе була, ул машина тәгәрмәчләре астына эләгә, баланың сәламәтлегенә авыр зыян килә.

Гаепләнүче өлешчә үз гаебен өлешчә таныган. Суд аңа транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, гомум режимлы төзәтү колониясендә 3 елга иркеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән.

Мондый очрак узган елның августында Иглин районында да булган иде. Шәхси йорт гаражында 7 яшьлек бала автомобиль кабызырга маташканда үзенең 2 яшьлек энесен гараж капкасына китереп кыскан. Табиблар бер айдан артык сабыйның гомере өчен көрәшкәннәр, ләкин, кызганычка каршы, ул вафат булган.

 

Автор фотосы.

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: