-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бала тәрәзәдән очкан

Әтисе өйдә булган да соң...

Бала тәрәзәдән очкан
Бала тәрәзәдән очкан

Кичә кичне Уфаның бердәм диспетчерлык хезмәтенә Богдан Хмельницкий урамындагы 88нче йортның өченче кат тәрәзәсеннән бала егелып төшүе турында мәгълүмат килгән. Беренчел мәгълүмат буенча, бала өйдә әтисе белән булган.

Шул вакыт ул тәрәзәне ачкан һәм москит челтәренә таянган. Аска очып төшү өчен шул җиткән дә инде.

Җирдә яткан баланы үтеп баручы күреп калган. Ул ашыгыч хезмәтләргә шалтыраткан да.

Бала исән калган, дип хәбәр ителә. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аны тикшерү өчен дәваханәгә алып киткәннәр.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: