Төмәндә билгесез кеше паркта йөрүче балалы анага һөҗүм иткән. Ул көч кулланып, сабый яткан колясканы урларга тырышкан. Бу хакта «МегаТюмень» порталы яза.
Зыян күрүче әнинең сүзләренчә, аның янына бер ир килә һәм йодрыгы белән аның күкрәгенә суга, шуннан ул егыла. Таныш булмаган кеше, бала яткан колясканы алып, качмакчы булган, ләкин аны очраклы үтеп баручы хатын туктаткан.
Шаһит сөйләвенчә, ир “сөйләшмәгән, ә мөгрәгән генә”. " Мин аның артыннан йөгердем, ирем минем арттан. Ул кеше без кычкырганга берничек тә җавап бирмәде, үзе коляскага караган иде. Әнисе баласын тартып алып, кача алды. Без ирне эскәмиягә аудардык һәм беркадәр вакыт шулай тотып тордык", — дип искә төшерә хатын.
Ләкин аны тоткарлап булмаган, ир ычкынып качкан. Әлеге очрак буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Хокук саклаучылар һөҗүм итүченең шәхесен ачыклау белән шөгыльләнә.
Фото: argumenti.ru