-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Баланың күз төпләре нигә күгәрә?

Педиатр билгеләвенчә, бу җитди авыруларның билгесе булырга мөмкин.

Баланың күз төпләре нигә күгәрә?
Баланың күз төпләре нигә күгәрә?

Балаларның күз төбендәге күгәрүләр җитди авыруларның билгесе булырга мөмкин. Бу хакта “СМ-Клиника” педиатры Дарья Нелюбина “Газета.Ru" басмасына сөйләгән.

"Күз төпләренең күгәреп торуы эчке секреция бизләренең — бөер өстендәге һәм җенес бизләренең функциясе бозылу, үт чыгару юллары авырулары кебек патологик халәтләрне үз эченә яшерергә мөмкин”, - дип белдергән табиб.

Педиатр әйтүенчә, тән тиресендә пигмент арту организмда витаминнар балансы бозылу, матдәләр алмашынуы авырулары, озак вакыт интоксикация һәм аллергия авыруларына организмның бирешү очракларында күзәтелергә мөмкин.

“Күз астындагы күгәүләр”ләрнең икенче мәгънәсе турында сөйләгәндә, периорбиталь цианозны атарга мөмкин — бу нәкъ менә күз тирәсендә зәңгәрләнү. Ул йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш системасы, бөерләр эше бозылуны күрсәтә, кискен авыруларның билгесе булырга мөмкин. Әмма бу узаллы авыру түгел, ә патологик билге", - дип аңлата Нелюбина.

Табиб шулай ук баланың күз төпләре зәңгәрләнеп торган очракта педиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген кисәтә.

 

Фото: rosmedplus.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: