-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Баласына типкән әти суд каршына басачак

Уфа лифтында булган хәлгә республика халкы шаккатты.

Баласына типкән әти суд каршына басачак
Баласына типкән әти суд каршына басачак

Уфаның Октябрь районы прокуратурасы  ир кешенең күпкатлы йорт лифтында үзенең кечкенә улына рәхимсез мөнәсәбәте турындагы җинаять эшен судка юллаган. Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычын үтәмәүдә гаепләнгән әти кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсе расланды.

"Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның 6 ноябрендә көндез ир гаиләсе белән Уфаның Академик Королев урамындагы күпфатирлы йорт лифт янында булганда юк кына сәбәп аркасында улының уң аягы тирәсенә шактый көч белән тибә. Нәтиҗәдә 6 яшьлек малай лифтның ачык кабинасына егылып башы белән бәрелә, ә аның әтисе кабат тән җәрәхәтләре китерү белән янап, тупас мыскыллау һәм кимсетү сүзләрен әйтә башлый",-дип искә төшерделәр прокуратураның матбугат хезмәтендә.

Ирнең тәртипсез гамәле киң мәгълүмат чараларын, социаль челтәрләрне мониторинглау барышында ачыкланган, моңа видеоязма ачык дәлил булган. Ирнең шәхесе оператив рәвештә ачыкланган, дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетының Башкортстан буенча  идарәсе матбугат хезмәтендә.

Әти кеше гаепне тулысынча таныган. Җинаять эше Уфаның Октябрь районы буенча җәмәгать судьясына җибәреләчәк.

 

Фото:видеодан скриншот

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: