Стәрлетамакта 16 яшьлек ике кыз югалган. Рената Пазылова һәм Валерия Барменкованың кайда булуы 28 ноябрьдән бирле билгеле түгел, дип хәбәр итәләр «Отклик»эзләү отряды волонтерлары «Вконтакте» социаль челтәрендә.
Ренатаның билгеләре: буе 160 сантиметр, какча гәүдәле. Югалган көнне кара спорт костюмы кигән була.
Валериянең билгеләре: буе 160 сантиметр, чәчләре кара төстә. Ул көнне ак блузка, кара чалбар кигән була.
“Кызларның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысыннан да 8-987-10-60-601 яки 102 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз", — дип мөрәҗәгать итәләр иреклеләр гражданнарга.
Фото: Поисково-спасательный отряд "Отклик", Vk