Уфаның 17нче балалар даваханәсе табиблары умыртка сөяге сынган 14 яшьлек үсмергә операция ясаганнар. Малайны медицина учреждениесенә ашыгыч ярдәм машинасында китергәннәр. Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, малай баскычтан егылып төшкән һәм аның умыртка сөяге компрессион сынган. Җентекләп тикшергәннән соң, оропед-травматологлар операцияне аз инвазив метод кулланып ясарга карар кылган.
"Табиблар Легаси Лонгитюд системасын кулланган, ул тиредә зур булмаган тишекләр аша югары ныклы имплантлар кертергә мөмкинлек бирә, аларны махсус сөяк цементы белән ныгыталар. Бу алым хирургия операциясенең травматизмын сизелерлек киметә", - дип белдерделәр министрлыкта.
Мондый алым пациентка тиз тернәкләнергә, гадәти тормышка әйләнеп кайтырга ярдәм итә, психологик һәм физик халәткә уңай йогынты ясый. Үсмернең хәле яхшырган һәм ун көннән аны дәваханәдән чыгарганнар.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте