-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Инструктор тиешенчә карамаган...

ФОК бассейнында 5 яшьлек малайның суга батуы турында язган идек инде.

Инструктор тиешенчә карамаган...
Инструктор тиешенчә карамаган...

Март аенда Әбҗәлил районының Әскар авылындагы бассейнда 5 яшьлек малай батып үлгән иде. Бассейн инструкторын 1 ел да 8 айга иркеннән мәхрүм иткәннәр.

Белорет районара тикшерү бүлеге тарафыннан җыелган дәлилләр суд тарафыннан «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы инструкторы-коткаручысына хөкем карары чыгару өчен җитәрлек дип табылган.

Билгеле булуынча, фаҗигале очрак 2 мартта булган.  5 яшьлек малай Әскар авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында йөзгәндә суга батып үлгән. Малай анда әнисе һәм үзеннән өлкәнрәк тагын өч бала белән булган.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, килеп чыккан хәлнең сәбәбе инструкторның үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәве аркасында булган, ул баланың әнисенә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү турында инструктаж үткәрмәгән, баланы коткару чаралары белән тәэмин итмәгән, бассейнда мөстәкыйль йөзүгә юл куйган.

Әбҗәлил районы суды инструкторны 1 ел да 8 айга иркеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган. Ул шулай ук 2 ел дәвамында су объектларында инструкторлык белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнә алмаячак.

Фото:gtrk.tv

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: