Башкортстанда 34 яшьлек әтисе һәм аның 9 яшьлек улы чак кына үлемнән калганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, алар елга аша юка боз өстеннән чыгарга уйлаганнар. Бу хәл кичә Караидел районының Яңа Янсәет авылында булган.
Боз ватылып, әти кеше төшеп китә һәм бата башлый. Малай югалып калмаган һәм шунда ук 112 номеры буенча ярдәм чакырган. Батучыны коткарырга бөтен авыл халкы йөгереп килгән.
Ирне бозлы салкын судан авылдашлары Илнур Сасыйгуллин, Айсар Мөглетдинов һәм Шамил Усманов тартып чыгарганнар.
Бу вакытка Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм табиблар килеп җиткән. Ирне тикшерәләр һәм салкын тию билгеләре белән дәваханәгә китерәләр.
Фото:главное управление МЧС по Республике Башкортостан