-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Зарядкага куелган телефон караватта яткан

Уфа районында яшәүче гаилә күз ачып йомганчы йортсыз калган.

Зарядкага куелган телефон караватта яткан
Зарядкага куелган телефон караватта яткан

28 ноябрьдә көндез Уфа районының Шамонино авылында торак йортта янгын чыккан.  Янгын чыккан вакытта өйдә хатын кеше һәм аның кызы булган.

Бәхеткә, алар янгынны вакытында күреп, өйдән чыгып китәргә өлгергәннәр.

Янгынны сүндерүгә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгын сүндерүчеләре (Шамонино авылы) һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре җәлеп ителгән.

Беренчел мәгълүмат буенча, янгынның сәбәбе –  кызының телефоны булырга мөмкин. Телефон караватта һәм зарядка җайланмасына тоташтырылган  хәлдә булган.

Янгын сүндерүчеләр хәвефсезлек кагыйдәләре турында искәртә:

  • төзек булмаган зарядка җайланмаларын кулланмагыз, телефоныгызны зарядкада калдырып китмәгез;
  • телефоныгыз тулы зарядка алганнан соң, аны розеткадан алырга онытмагыз;
  • телефоныгызны мендәр астына, диванга яисә караватка, шул исәптән зарядка җайланмасына тоташтырылган килеш куймагыз;
  • йортыгызга янгын хәбәрчесе куегыз, көчле тавыш сигналы янгын турында вакытында кисәтәчәк.
  • ашыгыч хәлләр вакытында 112 номерына шалтыратыгыз.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: