-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 декабрь , 10:35

Балагызның бер сәбәпсез башы авыртамы?

Белгечләр сабыйларын 4-5 түгәрәккә йөртүче әти-әниләргә игътибарлы булырга киңәш итә.

Балагызның бер сәбәпсез башы авыртамы?
Балагызның бер сәбәпсез башы авыртамы?

Белгечләр әти-әниләргә баланың уку һәм өстәмә дәресләрдән аруының биш билгесенә игътибарлы булырга киңәш итә.

Аларга тукталып үтик.

Дәрес  хәзерләр яисә тренировкага барыр алдыннан баланың елый башлавы.  Бу – әти-әниләр өчен беренче җитди сигнал.  Мондый ситуациядә балага басым ясамау бик мөһим.

Нәтиҗәләр турында алдан борчылу. Баланың үз сәләтләрендә шикләнә башлавы һәм төрле актив чаралардан читләшүе дә арыганлык билгесе була ала.

Кискен эмоциональ реакцияләр. Әйтик, мәктәптән соң абыйсы яки апасының ниндидер кисәтү ясавы балада истерика уята.  Юк кына вакыйгаларга да баланың мондый көчле реакциясе артык йөкләнешне күрсәтә.

Физик симптомнар. Баланың бернинди сәбәпсез башы яисә эче авырту, уку атнасы ахырына кинәт температурасы күтәрелү – бу симптомнар организмның стрессны җиңә алмау билгесе булырга мөмкин.

Үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр. Ул кинәт гиперактивка әйләнә яисә  ялгыз калырга, үз-үзенә бикләнергә тырыша.

Бу билгеләргә игътибарлы булу укучы бала тормышындагы проблеманы вакытында ачыкларга һәм кирәкле чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: