30 ноябрь кичендә Бөре районында юл һәлакәтендә тугыз кеше, шул исәптән бер бала, җитди зыян күргән. Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте авариянең нечкәлекләре турында хәбәр итте.
"Кичә кич Уфа — Яңавыл автоюлының 97 чакрымында ике автомобиль бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, 30 яшьлек “Volkswagen Jetta” водителе , Уфадан Яңавыл ягына хәрәкәт иткәндә, каршы як полосага чыккан, анда 10нчы модель “ВАЗ” автомобиле белән бәрелешкән”, - дип белдерделәр төбәк буенча Дәүләт автоинспекциясендә .
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ашыгыч ярдәм машинасында тугыз кешене дәваханәгә илтәләр, аларга төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр диагнозы куела. Зыян күрүчеләр арасында чит ил машинасы салонында булган җиде яшьлек кыз да бар. Аның хәле авыр дип бәяләнә.
Дәваханәдә водительләрдән алкоголь булу-булмавын тикшерү өчен кан алынган. Юл-транспорт һәлакәте буенча килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү башланган.
Фото:Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте