+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 Декабря 2024, 11:05

Яшь ярымлык сабый фатирда бикләнеп калган

Бүген ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап хәбәр килгән.

Яшь ярымлык сабый фатирда бикләнеп калганЯшь ярымлык сабый фатирда бикләнеп калган
Яшь ярымлык сабый фатирда бикләнеп калган

Белоретта яшь ярымлык бала фатирда бикләнеп калган. Бүген ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап хәбәр килде, дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Чакыруга тиз арада Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитетының Белорет шәһәре коткаручылары килгән. Алар ишекне слесарь инструментлары ярдәмендә ачканнар.  Коткаручылар баланы әтисенә тапшырганнар, сабый медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.

“Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызны караучысыз калдырмаска кирәклеген тагын бер кат исегезгә төшерәбез. Игътибарлы булыгыз!” – ди ведомство хезмәткәрләре.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас