Башкортстанда янгында 4 яшьлек бала һәм пенсионер һәлак булган. 2 бала реанимациядә.
1 декабрь кичендә Калтасы районының Краснохолмский авылында ике катлы торак йортның 1нче катындагы фатир янган. Ут тиз арада күрше фатирларга, уртак коридорларга һәм йорт түбәсенә таралган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре икенче катта урнашкан фатирдан 4 яшьлек малайны алып чыкканнар. Кызганычка каршы, табиблар аның үлемен раслаган.
Баланың 30 яшьлек әнисе аны коткарырга тырышкан, ләкин үзе төтен сулап егыла һәм аңсыз хәлдә реанимациягә китерелә.
Башта янгын чыккан фатирда йөкле хатын һәм аның 3 баласы булган. Хатын сүзләренә караганда, ул тарттырылган түшәмнең яна башлавын күргән һәм янгын хәбәрчесенең көчле тавышын ишеткән. Шуннан соң балаларын алып, урамга йөгереп чыккан.
1нче каттагы фатирда 81 яшьлек хатынның үле гәүдәсе табылган.
Янгында 6 фатир һәм йорт түбәсе зыян күргән, янгын мәйданы 455 квадрат метр тәшкил иткән. Аны сүндерү өчен 33 янгын сүндерүче һәм 10 техника җәлеп ителгән.
Халыкны вакытлыча урнашу пунктына урнаштырганнар.
Фото: МЧС по РБ