-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 декабрь , 12:15

Сабыен югалткан ана реанимациядә...

Калтасы районында булган коточкыч янгынның кайбер нечкәлекләре билгеле.

Сабыен югалткан ана реанимациядә...
Сабыен югалткан ана реанимациядә...

1 декабрь кичендә Калтасы районының Краснохолмский авылында булган коточкыч фаҗига турында язган идек инде. Ике катлы торак йортта чыккан янгын аркасында 81 яшьлек хатын-кыз һәм 4 яшьлек малай вафат булган.

Баланың әнисе – 30 яшьлек хатын сабыен коткарырга тырышып караган да бит, тик үзе төтен исенә буылып, аңын югалткан. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар малайны янган бинадан чыгарган, ләкин бу вакытка ул инде үлгән була. Хәзер хатын үзе реанимациядә, комада.

"Зыян күрүченең хәле тотрыклы авыр. Хатын реанимациядә. Санитария авиациясе линиясе буенча дәвалану килешенгән", - дип хәбәр итә төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге очрак буенча тикшерү башланган.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: