Уфада ике яшьлек кыз 17 магнит шарчыгы йоткан. Баланы Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә китергәннәр. Сабый бик хәлсез була, коса.
Рентген ясаганнан соң, табиблар эчәклектә балалар конструкторыннан диаметры 2 мм булган 17 магнит шарчыгы булуын ачыклаган. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, әти-әнисе сабыйның нәрсәдер йотуын күрми дә калган.
"Кызны ашыгыч рәвештә операциягә җибәргәннәр. Ул ике сәгать дәвамында барган. Магнит шарлары эчәклекнең төрле бүлекләрендә үзара кушылып, үтә алмаучанлык барлыкка китергән. Хирурглар акрынлап ят предметларны чыгара алганнар, өч урында алардан барлыкка килгән тишекләрне теккәннәр", - дип сөйләделәр ведомствода.
Хәзер бала реанимация бүлегендә дәвалана, аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Кызны озак вакытлы тернәкләндерү көтә.
Фото:МЗ РБ, телеграм