+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 декабрь 2024, 11:15

Мәктәп автобусы авариягә очраган

Республикада кичә юл-транспорт һәлакәте булган.

Мәктәп автобусы авариягә очраганМәктәп автобусы авариягә очраган
Мәктәп автобусы авариягә очраган

Мәктәп автобусы кичә Чишмә районында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Башкортстанның ГАИ мәгълүматы буенча, авария Еремеево авылында Шоссейная урамында булган. Якынча мәгълүматлар буенча,  «Лада Нива» йөртүчесе «ПАЗ»автобусы белән бәрелешкән. Бәхеткә, авариядә зыян күрүчеләр булмаган. Машиналар механик җәрәхәтләр алган.

Мәктәп автобусының Калмаш авылыннан Чишмәгә баруы билгеле , ул вакытта салонда балалар булмаган.

Һәлакәт очрагы буенча ГАИ хезмәткәрләре тикшерү уздыра, булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.

 

Фото: ГАИ РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас