Стәрлетамак мәктәбенең 14 яшьлек укучылары аноним рәвештә үзләренең уку йортында куркыныч предмет булуы турында полициягә ялган хәбәр биргәннәр. Урынга тикшерү-оператив төркеме җибәрелгән. Бина һәм аның тирә-ягы кинолог этләр кулланып, полиция хезмәткәрләре тарафыннан җентекләп тикшерелгән. Бернинди шикле предметлар табылмады, хәбәр ялган булып чыккан.
"Оперативниклар шикләнелүчеләрнең шәхесен ачыклады. Алар шул ук мәктәпнең 14 яшьлек укучылары булып чыкты. Алар имин гаиләләрдән булган балалар, балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә тормыйлар. Беренчел мәгълүматлар буенча, тәнәфестә үсмерләр шаян фотолар ясау өчен сыйныфташ кызның кесә телефонын алганнар. Аларның берсе телефондагы ашыгыч чакыру төймәсенә баскан һәм оператордан телефонны блокировкадан алуларын сораган. 112 нче хезмәт операторы аларның мондый мәсьәләләр белән шөгыльләнмәвен әйтә. Шуннан соң дусты аңа шаяртырга тәкъдим итте, үсмер уйлап та тормыйча ялган хәбәр җиткерә”, — дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә.
Әлеге очрак буенча террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр җиткерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Автор фотосы.