+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
4 декабрь 2024, 10:00

Әтиләре гаебен таныды...

Дүрт бала дихлофостан агуланып үлгән иде.

Әтиләре гаебен таныды...Әтиләре гаебен таныды...
Әтиләре гаебен таныды...

Красноярск краенда дихлофос белән агуланудан үлгән дүрт бала әтисе үз гаебен таныган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Җинаять эшен тикшерү кысаларында һәлак булган балаларның 34 яшьлек әтисенә Русия Җинаять кодексының 109 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләү белдерелде (“саксызлык аркасында үлемгә китерү”). Сорау алу барышында ир кылынган җинаятьтә гаебен таныган”,-диелә хәбәрдә.

Тикшерү кысаларында булган хәлнең шартлары ачыкланды. 20 сентябрьдә гаилә башлыгы йорттагы бүлмәләрне бөҗәкләргә каршы чара белән эшкәрткән, әмма хәвефсезлек турындагы киңәшләрне үтәмәгән, ә балалар агу сиптерелгән өстәлдән ризык ашаган. 21 сентябрь иртәсендә гаиләнең барлык әгъзалары сәламәтлекләренең кискен начарлануын сизгәннәр һәм дәваханәгә озатылганнар. Тикшерү экспертизасы дүрт баланың үлеме сәбәбен инсектицид чарасы компонентларының организмга эләгүеннән дип билгеләгән.

Русия Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тикшерүне дәвам итә.

Билгеле булуынча, бу хәл Красноярск краеның Красная Сопка авылында булган. 21 сентябрь иртәсендә дүрт балалы гаиләнең күңел болгану һәм косу билгеләре белән дәваханәгә эләгә.  Шул көнне балигъ булмаган малай һәм кыз вафат була. 22сендә – өченче, ә 24е дүртенче бала үлә. Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсендә балаларның әниләре тугыз айлык йөкле булган, дип белдерделәр.

 

Фото:iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас