Петропавловск-Камчатскийда яшәүче хатын шәфкать туташларын аның яңа туган кызына ВИЧ йоктыруда гаепләгән. “Mash” телеграм-каналы хәбәр итүенчә, аның сабые вакытыннан алда туган һәм аны бала тудыру йортында махсус бокска урнаштырганнар. Баланы шәфкать туташлары шешәдән ашаткан, ә әнисен аның янына кертмиләр. Шул ук вакытта Бала тудыру йортына урнашкан вакытта хатынны бүлектә ВИЧлы әниләр булуы турында кисәткәннәр. Шуннан бирле дүрт ел узган, кыз бу вакыт эчендә даими авырган. Аны Мәскәүгә дәваланырга алып килгәч, анда тикшерү барышында балада ВИЧ булуы ачыкланган.
Кызның әнисе әйтүенчә, аның кызына инфекцияне бала тудыру йортында шәфкать туташлары йоктырган, алар шешәләрне бутаган һәм аның сабыена чит хатынның сөтен ашаткан. Хатын раславынча, барлык шешәләр дә бер суыткычта сакланган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүгә прокуратура һәм сәламәтлек саклау министрлыгы кушылган.
Автор фотосы.