+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 Декабря 2024, 10:20

Газаплары күп булды...

81 яшьлек әбекәйгә үз ихатасында эт һөҗүм иткән.

Газаплары күп булды...Газаплары күп булды...
Газаплары күп булды...

Малаяз авылында яшәүче 81 яшьлек әбекәйгә аның шәхси йорты ишегалдында эт һөҗүм иткән. «На земле Салавата» телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, әби каршы торырга тырышып караган, ләкин эт аны тешләгән һәм тырнаган, ә аннары качкан. Зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Табиблар билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге кеше өчен мондый яраларны дәвалау — бик авыр һәм озак вакыт таләп итә.

"Миңа атна буе дәваханәгә уколга йөрергә, һәм тагын ике мең сумга дарулар сатып алырга туры килде. Ә күпме газаплар булды", — дип сөйләгән бәхетсезлеккә дучар булган әбекәй.

Аның сүзләренчә, эт күршеләрдән яки урамнан кергән. Ул авыл халкының хәвефсезлеге өчен урам этләрен һәм бәйдә булмаганнарын аулауларын сорады.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас