+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
6 декабрь 2024, 07:00

Балаларны кардан сөйрәп йөрткән

Уфа тәрбиячесенең шаккатмалы гамәле прокуратурага барып җиткән.

Балаларны кардан сөйрәп йөрткәнБалаларны кардан сөйрәп йөрткән
Балаларны кардан сөйрәп йөрткән

Уфаның  шәхси балалар бакчасы тәрбиячесе балаларны кар өстендә сөйрәп йөрткән. Сәер тәрбия алымнары күзәтү камерасы объективына эләккән. Язмадан күренгәнчә, тәрбияче хатын  сабыйларны кар өстеннән сөйрәп алып китә. Шул ук вакытта балалар кычкыра. Шаһитлар шулай ук социаль челтәрләрдә балаларның тәненә һәм башына сугуын күрүләре турында да әйткәннәр.

Бу хәл белән Башкортстан Прокуратурасы кызыксынган.

"Коммерцияле балалар бакчасы тәрбиячесенең урамда йөргән вакытта балалар белән тупас мөгамәлә итүе турындагы видеоролик ачыкланды. Уфаның Орджоникидзе районы прокуратурасы балигъ булмаганнар турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк, оешманың вазыйфалы затларының гамәлләренә бәя бирәчәк. Нигезләр булган очракта чаралар күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Моннан тыш, прокуратура тикшерү алды барышын һәм нәтиҗәләрен һәм әлеге очрак буенча процессуаль карар кабул итүне контрольдә тота", - дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

 

Фото:bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас