Яңавыл шәһәрендәге мунча комплексларының берсендә 11 яшьлек малайның кулы бассейндагы суны суыра торган торбага кысылып калган. Бу хакта хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичә төн уртасында килгән.
Урынга ведомство коткаручылары килгән.
"Мотопомпа ярдәмендә бассейннан су суыртылган, аннары перфоратор ярдәмендә бассейнның бетон стенасының бер өлеше сүтелгән. Алты сәгатьлек ювелир эшеннән соң баланың кулы азат ителә, аның гомеренә куркыныч янамый. Барысы да яхшы тәмамланды", - дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Ведомство хәбәр итүенчә, малай дәваханәнең хирургия бүлеге табиблары күзәтүендә.
Фото: МЧС по РБ