Хәзер халык игътибарыннан бернинди гамәлне дә яшереп булмый. Йортларда, подъездларда урнаштырылган видеокамералар барысын да яздыра һәм аны минуты-сәгате белән киң мәгълүмат чараларына таратучылары да табыла.
Бүген, 6 декабрь иртәсендә Уфаның «Шервуд» торак комплексындагы күпкатлы йорт янында булган хәл дә видеокүзәтү камерасы объективына эләккән. Язмаларда күренгәнчә, әти кеше подъезд янында ике баласы белән басып тора, аннары ул киртәгә утырган 3 яшьлек улына китереп тибә. Сабый җиргә егыла, әмма әти кеше әле берничә тапкыр балага тибә. Көч куллану аның балалар бакчасына барырга теләмәве аркасында килеп чыккан.
Бу хәл белән прокуратура шөгыльләнәчәк. Ведомство тикшерүне контрольгә алган.
Әле күптән түгел генә Уфада әти кешенең лифт янында кечкенә улына рәхимсезлек күрсәтүе турында язган идек. Инде тагын шундый бер очрак... Нишләвегез бу, әтиләр? Ник үчегезне бер гаепсез балаларда чыгарасыз икән?
Фото: социаль челтәрләр