+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 декабрь 2024, 13:00

Күпбалалы гаилә йортсыз калган...

Янгын вакытында йортта өч бала да була.

Күпбалалы гаилә йортсыз калган...Күпбалалы гаилә йортсыз калган...
Күпбалалы гаилә йортсыз калган...

Белорет районының Идел авылында күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр килгән вакытта йорт ялкынланып янган, түбәсе ишелеп төшкән була.

"Төнге сәгать бердә мин мичкә ягып җибәрдем. Хатыным һәм 2, 10 һәм 16 яшьлек балалар белән бергә йокларга яттык. Иртәнге сәгать 6да хатыным белән шартлау тавышыннан уяндык. Верандада түшәм яна иде. Мин утны сүндерә башладым, ләкин пештем. Без балалар артыннан йөгердек һәм урамга чыктык", — дип сөйләгән хуҗа.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы ачыклаганча, барысы да озак вакытлы температура тәэсире аркасында килеп чыккан. Мичнең төтен чыга торган урыннан кызып, түшәм һәм түбә яна башлаган.

100 дән артык квадрат мәйданда янгынны сүндергәннәр, ут хуҗалык блогына күчеп өлгермәгән.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә:

 һәр бүлмәгә янгын хәбәрчесе куй, чөнки янгын урынны сайламый;

 мичтә ярыклар булу-булмавын даими тикшереп тор һәм, әгәр тапсаң, аларны сылап куй;

 Төтенне яхшы тарту өчен, мичне корымнан чистарт;

 ягыла торган мичне беркайчан да караучысыз калдырма;

 мичне көненә 3-4 тапкыр сәгать ярым тирәсе як, йокларга 3 сәгать кала мичкә якма.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас