+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 Декабря 2024, 06:30

Көйсезләнгән баласына типкән әти җавап тотачак

Русия Тикшерү комитеты башлыгы җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алган.

Көйсезләнгән баласына типкән әти җавап тотачакКөйсезләнгән баласына типкән әти җавап тотачак
Көйсезләнгән баласына типкән әти җавап тотачак

Балалар бакчасына барырга теләмәүдән подъезд алдында көйсезләнгән улына типкән әтигә карата җинаять эше кузгатканнар.

Сүз балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү турындагы мәддә турында бара (Русия Җинаять кодексының 156 мәддәсе).

Иргә өч елга кадәр иркеннән мәхрүм ителү яный. Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин җинаять эшен тикшерүне үз контроленә алган.

Элегрәк язуыбызча, бу хәл 6 декабрь иртәсендә  Уфаның «Шервуд» торак комплексындагы күпкатлы йорт янында булган һәм видеокүзәтү камерасына эләккән. Язмадан күренгәнчә, әти кеше подъезд янында ике баласы белән басып тора, аннары ул киртәдә көйсезләнеп утырган 3 яшьлек улына китереп тибә. Сабый җиргә егыла, әмма әти кеше әле берничә тапкыр балага тибә. Көч куллану аның балалар бакчасына барырга теләмәве аркасында килеп чыккан.

 

Фото: социаль челтәрләр

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас