+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 декабрь 2024, 14:45

Машинада 10 яшьлек бала да булган...

Бүген  коточкыч авариядә ике кешенең гомере өзелгән.

Машинада 10 яшьлек бала да булган...Машинада 10 яшьлек бала да булган...
Машинада 10 яшьлек бала да булган...

Башкортстан дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген, 7 декабрьдә, иртә белән Благовещенск районында Уфаның көнбатыш урау юлының 50 чакрымында «Лада Гранта» йөртүчесе “Volvo” йөк машинасы белән бәрелешкән. Коточкыч авария нәтиҗәсендә автомобиль йөртүче һәм аның пассажиры урында һәлак булган.

Шуннан соң “Nissan” йөртүчесе авария урынын урап узарга тырышып караган, ләкин  “Toyota” белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә «Лада» ның тагын бер пассажиры һәм Nissan автомобиле салонында булган 10 яшьлек кыз зыян күргән. Аларны больницага алып киткәннәр.

Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли.

 

Фото:пресс-служба госавтоинспекции РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас