+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 Декабря 2024, 06:45

Өйгә эшсез көннәр кертмәкчеләр

Укучылар, алардан бигрәк әти-әниләр өчен шәп яңалык бар.

Өйгә эшсез көннәр кертмәкчеләрӨйгә эшсез көннәр кертмәкчеләр
Өйгә эшсез көннәр кертмәкчеләр

Русия мәктәпләрендә укучыларга өйгә эшсез көннәр кертергә мөмкиннәр. Әлбәттә, әгәр алар дәрестә материалны яхшы үзләштерсәләр.  Мондый тәкъдимне  Дәүләт думасының мәгариф комитетында укытучылар, ата-аналар, экспертлар белән сөйләшү барышында тәкъдим иттеләр. Бу хакта “Парламент газетасы” хәбәр итә.

Әлеге башлангычны балаларга уку йөкләнешен киметү кысаларында кертмәкчеләр, тәкъдимнәрне комитет 15 декабрьгә кадәр җыячак. Моннан тыш, утырышта катнашучылар теманы дәрестә узмаган очракта, мәктәп укучыларына мөстәкыйль әзерләнү өчен өйгә эш итеп бирмәскә тәкъдим иттеләр.

"Теләсә нинди үзгәреш акрынлап һәм кызыксынган якларның — ата-аналарның, педагогларның һәм укучыларның фикерен исәпкә алып эшләнергә тиеш. Шуңа күрә барлык тәкъдим ителгән чаралар мәҗбүри рәвештә профессиональ берләшмә тарафыннан тикшереләчәк һәм төзәтеләчәк”, — диде Дәүләт думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова.

Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин моңа кадәр үзенең Telegram-каналында мәктәптә артык йөкләнеш укучыларның сәламәтлегенә йогынты ясый дип язган иде. Аның сүзләренә караганда, балалар дәресләрдә көненә уртача 8-10 сәгать  вакыт үткәрә, һәм күп кенә ата-аналар зур йөкләнешкә зарлана. Володин укучыларның сәламәтлегенә йогынты ясый торган башка сәбәпләр арасында уку программасының даими катлаулануын, артык йөкләнешле расписание, өстәмә дәресләр, имтиханнарга әзерләнүне билгеләде.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас