Ырынбурда җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре яшь ярымлык улын 1,5 миллион сумга сатарга теләгән 21 яшьлек ирне тоткарлаган. Бу хакта Русия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Ырынбурда 21 яшьлек ир-егет 2023 елда туган баланы 1,5 миллион сумга сату омтылышы ясады. Шикләнелүченең хокукка каршы гамәлләре хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан туктатылды", - диелә хәбәрдә.
Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк белдерүенчә, ир баланы сатып алырга теләүче белән сөйләшүләргә берничә көн элек кергән, шул ук вакытта баланың әнисе әлеге вакытта иркеннән мәхрүм ителгән, колониядә җәза үтә.
Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре, “Росгвардия” белән берлектә, шикләнелүчене акча алу вакытында тоткарлаганнар. Ул җинаять эше кузгату өчен тикшерү органнарына тапшырылган. Баланы медицина учреждениесенә озатканнар, аның гомеренә куркыныч янамый.
Фото: t.me/sledcom_press