+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 декабрь 2024, 09:45

8 айлык бала эт көнендә яшәгән

Аның 28 яшьлек әнисен ике айга СИЗОга япканнар.

8 айлык бала эт көнендә яшәгән8 айлык бала эт көнендә яшәгән
8 айлык бала эт көнендә яшәгән

Ул үзенең сигез айлык улын үтерергә омтылуда гаепләнә. Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү версиясе буенча, хатын агымдагы елның февраленнән октябренә кадәр, ире белән бергә, баласын карамаган, ашатмаган, бу сабыйның бик нык хәлсезләнүенә һәм үсеше акрынаюга китергән.

Моннан тыш, ата-анасы ярдәмгә мохтаҗ баланы озак вакытка фатирда эт белән ялгызын калдырганнар, шул исәптән, аны идәндә торган карават тартмасына бернинди киемсез килеш салганнар. Әни кеше улы белән медицина учреждениеләренә йөрмәгән һәм кирәкле гигиена процедураларын үткәрмәгән.

Башка сыймаслык хәл турында хокук саклау органнарына иренең апасы хәбәр иткән. Ике бәгырьсез чит төбәккә китәргә торганда, ирнең апасы сабыйны карават тартмасында тапкан, алар баланы шунда үзен генә калдырып китәргә ниятләгән була.

Баланың әтисе дә хокук сакчылары тарафыннан тоткарланган. Тикшерү бара. Сабыйны гаиләдән алганнар һәм вакытлыча дәү әнисенә опекага тапшырганнар, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә.

 

Фото:Объединенная пресс-служба судов РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас