Туймазыда өч үсмер юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, аларның берсе һәлак булган.
Фабрика урамында ВАЗ 2110 автомобиле юлдан чыгып очып, түбәсенә әйләнеп төшкән.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре авария урынына килеп, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булган 13 яшьлек малайны машинадан чыгарганнар. 15 һәм 17 яшьлек тагын ике үсмер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Фото:МЧС по РБ