+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 декабрь 2024, 06:45

Машинаның ишеге ачык калган...

Үсмерләр белән булган авариянең нечкәлекләре билгеле.

Машинаның ишеге ачык калган...Машинаның ишеге ачык калган...
Машинаның ишеге ачык калган...

Бүген төнлә Туймазыда булган авария турында хәбәр иткән идек инде. “Башинформ” агентлыгы аның кайбер нечкәлекләрен хәбәр итте.

Урланган машинада авариягә очраган 13 яшьлек үсмер балалар йортында тәрбияләнүче булган, ул балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә торган.

"Балалар йортында тәрбияләнүче 13 һәм 15 яшьлек ике үсмер, шулай ук аларның дуслары — 17 яшьлек студент, төнлә соң гына Туймазы урамнары буйлап йөргәннәр. Ниндидер мизгелдә аларның иң кечесе ишеге бераз ачык җиңел машинаны һәм анда хатын-кыз водитель калдырган ачкычларны күреп ала. Озак уйлап тормыйча, егетләр чит машинага утырып, йөрергә киттеләр. Кызганычка каршы, аларның сәфәре фаҗига белән тәмамлана”, — дип хәбәр иткән агентлыкка үз чыганагы.

Билгеле булуынча, бүген төнлә Туймазыда “ВАЗ-2110” маркалы автомобиль кюветка төшеп ауган. Транспорт чарасы белән идарә итүче 13 яшьлек үсмер алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында үлә. Зыян күргән ике балигъ булмаган пассажиры медицина учреждениесенә китерелгән.

“Икесенең дә хәле уртача авырлыкта", - дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Әлеге очрак белән Башкортстан Прокуратурасы шөгыльләнә. Булган хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, тикшерү бара.

 

Фото:МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас