Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Туймазы шәһәрендәге Төньяк урамында өч катлы күпфатирлы йортның беренче катындагы тамбурда җиһазлар һәм әйберләр яна башлаган. Йортта яшәүчеләр өчен фатирлардан чыгу юлы ут һәм төтен белән томаланган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре коткару битлеге кидереп, баскычлар буенча урамга ике өлкән кешене алып чыккан, шулай ук беренче кат тәрәзәсе аша өч баланы һәм икенче кат балконыннан баскыч ярдәмендә тагын өч баланы коткарганнар.
2 квадрат метр мәйданда барган ут-ялкын сүндерелгән. Янгынны сүндерүгә 12 белгеч һәм 4 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Йортның беренче катыннан өченче катына кадәр стеналар корым белән капланган.
Кызганычка каршы, янгында 11 яшьлек малай һәм аның 41 яшьлек әнисе зыян күргән, икесе дә дәваханәгә китерелгән.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан янгынның барлык шартлары һәм сәбәбе ачыклана, ут төртү версиясе дә бар. Урында тикшерү-оператив төркем эшли.
Фото: МЧС по РБ