Башкортстанда алдагы көннәрдә кар явачак, бураннар көтелә.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 11 декабрьдә, республикада кар явачак, төньяк районнарда көчле булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле, секундына 16 метрга җитүе ихтимал. Көндез һава температурасы -3,-8 градус тәшкил итәчәк.
12 декабрьдә явым-төшем дәвам итәчәк, урыны белән кар явачак. Кайбер районнарда буран, юлларга кар көртләре салуы, бозлавык булуы көтелә. Җил көньяктан, көнбатышка күчкәндә талгын, урыны белән көчле. Төнлә термометр баганалары -5,-10 градус, көндез 0,-5 градус күрсәтәчәк.
Автор фотосы.