Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
12 декабрь , 20:55

15 мең сум акча таптырган

Республика мәктәпләренең берсендә 9нчы сыйныф укучысы яшьтәшен тукмаган.

15 мең сум акча таптырган
15 мең сум акча таптырган

Стәрлетамак мәктәпләренең берсендә үсмерне яшьтәше кыйнаган, ул аңардан акча таләп иткән. Бу хакта бүген, 12 декабрьдә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә юрист Дмитрий Черкасов язган.

Хокук яклаучы видео урнаштырган, анда мәктәп укучысының яшьтәшенә берничә тапкыр бар көченә сугуы һәм 15 мең сум акча таләп итүе күренә. Җәберләнүче мондый сумманы таба алмаячагын әйтә, моның өчен тегесе аның башына тагын берничә тапкыр суга. Видеоны ачыктан-ачык, телефонын яшермичә шаһитларының берсе төшергән. Сүз уңаеннан, бу вакыйганы күреп, яздырып торучылар берсе дә конфликтны туктатырга тырышып та карамаган.

"Тикшерәчәкбез, — дип язган юрист. - Бу видеода кем бар, барысы да җавап бирәчәк, мөмкин булганның барысын да эшләячәкмен. Прокуратурага яздым, полициягә хәбәр иттем, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тарттырылачак, ә мәктәп җитәкчелеге һәм укытучылар моның өчен җавап тотачак. Зыян күрүчене якларбыз".

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы “Башинформа" агентлыгына әлеге вакыйга уңаеннан болай дип белдергәннәр:

"Әлеге очрак буенча хәбәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсендә теркәлгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, 9нчы сыйныф укучылары арасында тәнәфестә конфликт килеп чыккан, аның барышында аларның берсе икенчесенә тән җәрәхәтләре китергән. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк”.

Фото: Д. Черкасов, VK

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: