-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 декабрь , 21:05

Балага гаилә җылысы кирәк!

Башкортстанда 11 яшьлек малай өчен әти-әни эзлиләр.

Балага гаилә җылысы кирәк!
Балага гаилә җылысы кирәк!

Һәр сабый әти-әни кочагында үсәргә, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Башкортстанда 11 яшьлек Максим өчен бала ярата торган гаилә эзлиләр. Аның анкетасын төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырды.

Максимны изге күңелле, актив һәм кызыксынучан малай, диләр. Ул 5нче сыйныфта укый. Әйләнә-тирә дөнья турында танып белү тапшырулар карарга ярата. “Хозяюшка" түгәрәгенә йөри, анда ул кулинария серләренә өйрәнә. Максим футбол белән мавыга, барлык спорт чараларында да рәхәтләнеп катнаша.

Ел ахырында әкияткә бигрәк тә ышанасы килә. Бәлки, сезнең ярдәм белән Яңа ел могҗизасы булыр һәм малайның хыялы тормышка ашар, ул яраткан гаиләсен табар. Сез аңа бу эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Тулырак мәгълүматны Уфада (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә була.


Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.



Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: