Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
13 декабрь , 19:00

Балалар күз алдында боз астына киткән

Мәктәптән кайтып килүче өч малай суга батучы ирне күреп өлгергән дә соң...

Балалар күз алдында боз астына киткән
Балалар күз алдында боз астына киткән

Авыргазы районында 66 яшьлек  балалар күз алдында боз астына киткән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

12 декабрьдә мәктәптән кайтып килүче өч укучы фаҗигале хәлнең шаһиты булганнар. Корманай авылы янында, Авыргазы елгасы буенда, алар кычкырган тавышлар ишеткән һәм ерактарак суда ир кешене күргәннәр. Балалар шул урынга килеп җиткәндә, ир су астына киткән була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 1958 елгы ир чиләкләр белән су алырга дип елгага килгән һәм, кызганычка каршы, боз астына төшеп киткән.

Бүген һәлак булучының гәүдәсен Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты водолазлары чыгарган.

 

Фото:  Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: