+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
14 декабрь 2024, 04:00

Апалы-энеле һәлак булганнар

Төнлә күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан.

Апалы-энеле һәлак булганнарАпалы-энеле һәлак булганнар
Апалы-энеле һәлак булганнар

Әбҗәлил районында янгында ике бала һәлак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Янгын Әскар авылында күпбалалы гаилә яшәгән бер катлы бүрәнә йортта чыккан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ирекмәннәр ярдәмендә 45 квадрат метр мәйдандагы ачык янгын сүндерелгән.

Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 10 яшьлек кыз һәм 9 яшьлек малай һәлак булган.

Әтисе һәм әнисе төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. 3 яшьлек бала зыян күрмәгән.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Янгынны сүндерүгә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 17 белгеч һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас