Бүген төнлә Әбҗәлил районында ике баланың янгында һәлак булуын хәбәр иткән идек инде. Прокуратура фаҗигале хәлнең кайбер нечкәлекләрен хәбәр итте.
Әскарда янгында һәлак булган балаларның гәүдәләре чоланда табылган. Билгеле булуынча, район үзәгендәге Южная урамында урнашкан агач йортта янгын төнге сәгать 2дә чыккан. Әти-әниләре һәм өч яшьлек кече балалары тәрәзәдән чыгып котылган. Алар тән пешүләре белән дәваханәгә озатылган, 3 яшьлек сабый исән-имин.
Һәлак булган 10 яшьлек кызны һәм 9 яшьлек малайны янгын сүндерүчеләр чоланда тапкан. Бәлки, балалар төтеннән һәм уттан шунда качарга тырышкандыр.
Прокуратурада балигъ булмаганнар һәм янгын хәвефсезлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәкләрен хәбәр иттеләр.
Фото: Прокуратура РБ