15 яшьлек Алинә Мәһәдиева кичә, 15 декабрьдә, өйдән чыгып киткән һәм югалган. Якыннары хәбәр иткәнчә, кыз Уфадагы туганнарыннан Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназиясе-интернатының тулай торагына кайтырга чыккан, ләкин кайтып җитмәгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
— Ул ял көннәрендә абыйсында кунакта булган, Степан Злобин урамындагы йорттан кайтыга чыккан һәм гимназия тулай торагына барырга тиеш иде, ләкин барып җитә алмаган. Телефоны сүндерелгән. Ул тыныч холыклы, өйдән чыгып йөоми торган кыз. Якыннары белән һәрвакыт элемтәдә иде, — ди югалган кызның апасы Нәфисә.
Кызны эзләүгә шулай ук «Лиза Алерт» волонтерлары да кушылган.
Кызның билгеләре: буе 170 сантиметр, какча гәүдәле.
Өстенә озын кара куртка, башына колаклы бүрек кигән.
Югалган кызның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белгән һәркемгә 8-347-284-66-09 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото: «Лиза Алерт» ВК.