+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 декабрь 2024, 09:20

Яхшы хәбәр көткән идек...

15 яшьлек кызны эзләүләр туктатылды.

Яхшы хәбәр көткән идек...Яхшы хәбәр көткән идек...
Яхшы хәбәр көткән идек...

Уфада 15 декабрьдә югалган кызны эзләү фаҗига белән тәмамланды. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, видеокүзәтү камералары буенча уку йортына әйләнеп кайтмаган укучы кызның хәрәкәт маршрутын күзәткәннәр . Соңгы тапкыр ул башкаланың “Школьная” тукталышыннан ерак түгел урында булган.

"Кызганычка каршы, кыз яшәү билгеләре булмаган килеш табылган. Моның сәбәбе үз теләге белән дөньядан китү булырга мөмкин”, — дип хәбәр итте чыганак.

Тикшерү бара, булган хәлнең шартларын хокук сакчылары тикшерә.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, 15 яшьлек Алинә Мәһәдиева 15 декабрьдә өйдән чыгып киткән һәм югалган. Якыннары хәбәр иткәнчә, кыз Уфадагы туганнарыннан Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназиясе-интернатының тулай торагына кайтырга чыккан, ләкин кайтып җитмәгән...

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас