17 декабрьдә башкалада “Дэу Нексия” руле артындагы водитель коляскадагы баланы бәрдергән. Уфа Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Степан Халтурин урамында булган.
“Дэу Нексия” руле артындагы 24 яшьлек водитель бала утырган коляскага килеп бәрелгән. Әни белән баланың юлны җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүе аша чыгып барганы билгеле ,- дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Юл-транспорт һәлакәтендә тугыз айлык бала зыян күргән, медицина ярдәме күрсәткәннән соң, аны әнисе белән өйләренә кайтарып җибәргәннәр.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте