+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
19 декабрь 2024, 11:05

Баласын карамаган...

Республикада яшәүче ана ике яшьлек улына карата шаккатмалы рәхимсезлек күрсәткән.

Баласын карамаган...Баласын карамаган...
Баласын карамаган...

Дүртөйле районында яшәүче хатын “балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү” мәддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә. Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2 яшьлек малайның әнисе аны тәрбияләү, карау, ашату, киендерү белән шөгьләнмәгән. Моннан тыш, улын дәвалау аркасында, баланың авыруы көчәйгән.

Хатын балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм карау буенча бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган.

Гаепләнүче ана үз гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас