+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 декабрь 2024, 10:00

Денислам могҗизага ышана!

Башкортстанда 12 яшьлек малай өчен әти-әни эзлиләр.

Денислам могҗизага ышана!Денислам могҗизага ышана!
Денислам могҗизага ышана!

Яңа ел алдыннан һәр бала могҗиза көтә. 12 яшьлек Денисламга да Яңа ел могҗизалар бүләк итәр һәм ул гаилә җылысын тояр, дип өметләнәбез. Һәр сабый әти-әни кочагында үсәргә, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Денислам өчен дә бала ярата торган гаилә эзлиләр. Аның анкетасын төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырды.

Денислам бик тырыш малай, ул тәртипле һәм хезмәт сөючән. Укуда барлык фәннәр буенча да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Аның күрү һәм ишетү хәтере бик яхшы, ул бик тырышып эшли һәм мәгълүматны тиз үзләштерә. Малайның дөньяга карашы киң, ә сөйләме матур. Дәресләрдә ул һәрвакыт игътибарлы, актив, һәрвакыт өй эшләрен җиренә җиткереп башкара һәм дусларына да ярдәм итә. Денислам күп укый һәм фәнгә, мәдәнияткә кагылышлы өлкәләрдә яңалыклар белергә омтыла.

Денислам мәктәп тормышына җаваплы карый һәм приют тормышында актив катнаша.

Бәлки, сезнең ярдәм белән Яңа ел могҗизасы булыр һәм малайның хыялы тормышка ашар, ул яраткан гаиләсен табар. Сез аңа бу эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.

Тулырак мәгълүматны Уфада (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә була.


Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас