Мәктәп автобусы Балтач районының Ташлы Елга авылы янында юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Бу вакытта салонда 17 укучы булган. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, ул бензовоз белән бәрелешкән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 5 баланы һәм ике өлкән кеше дәваханәгә алып киткәннәр.
"Бензовоз йөртүчесе зыян күрмәгән. Калган балаларны әти-әниләре алып киткән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе ачыклана. Урында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ГАИ хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре хәлне ачыклый “, — дип белдерәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.
Фото:nikatv.ru