Кичә, 22 декабрьдә, Башкортстанда Павловка сусаклагычында кар машинасы боз астына төшеп киткән. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр итте.
“12 апостол" кыясы районындагы вакыйга турында хәбәр Система-112 чакыруларны эшкәртү үзәгенә килгән.
Уфадан һәм Благовещеннан ял итүче алты кеше өч кар машинасында боз өстендә йөрергә чыккан. Шул вакытта машиналарның берсе боз астына төшеп киткән. Пассажир читкә сикереп өлгергән, ләкин техника идарә итүчесе белән бергә бозлы суга төшеп киткән. Бәхеткә каршы, иптәшләренең тиз реакциясе нәтиҗәсендә ул судан чыга алган. Һәлакәттә катнашучыларга медицина ярдәме кирәк булмаган. Урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары “Пиранья” аэрокөймәсендә кешеләрне якындагы торак пунктка кадәр эвакуацияләгән һәм алар белән профилактик әңгәмә уздырган.
"Павловка сусаклагычында боз быел гадәттәгедән соңрак туңа, аның калынлыгы сусаклагыч уртасында 5 сантиметрдан артмый, җәяүлеләр өчен аның хәвефсез калынлыгы 10 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Җиһазландырылган кичүләр булмаган урыннардан транспорт чараларында бозга чыгу тыш бик куркыныч. Хәвефсезлек чараларын үтәгез һәм кышкы чорда сулыкларда сак булыгыз!" - дип мөрәҗәгать итте Кирилл Первов.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.