+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
24 декабрь 2024, 10:55

12 үсмер авариядә һәлак булган

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы узып баручы елның аянычлы саннарын җиткерде.

12 үсмер авариядә һәлак булган12 үсмер авариядә һәлак булган
12 үсмер авариядә һәлак булган

Башкортстанда агымдагы ел башыннан 12 үсмер юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган, дип хәбәр итте үзенең телеграмма-каналында Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов. Тагын 11 ай нәтиҗәләре буенча 475 балигъ булмаган бала төрле җәрәхәтләр алган.

Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада кышкы каникулларда укучыларның хәвефсезлеген саклауга  юнәлдерелгән "Игътибар-балалар!" акциясе старт алды.

"Балаларны транспорт чараларында оешкан рәвештә йөртү – аерым контрольдә ", - дип ассызыклады Севастьянов.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас