Уфада укучы кызга әти-әнисе яңа айфон бүләк иткән, әмма санкцияләр аркасында анда кыска видео карау кушымтасын урнаштырып булмаган. Интернетта кыз белдерү тапкан: "мин кушымта урнаштыруда бушлай булышам, ләкин синнән минем каналга язылу кирәк".
Аралашу барышында ялган ярдәмче аның көнбатыш илдә теркәлгән айклауды барлыгын аңлаткан, янәсе шуңа күрә кушымта блокланмый. Ул кызны үз аккаунтыннан чыгарга һәм чит кеше аккаунтына кушымтаны күчереп алу өчен керергә күндергән.
Шуннан соң яңа айфон тулысынча блокировкаланган. Аны “төзәтү” өчен кызның әти-әнисенә мошенникларга тагын 18 мең сум түләргә туры килгән.
Билгесез чыганаклардан кушымталар урнаштырмагыз, сак булыгыз!
Автор фотосы.