+30 °С
Болытлы
Яңавылның 4нче мәктәбеннән 650 укучы һәм 46 укытучы эвакуацияләнгән, дип белдерәләр муниципалитетның мәгълүмат-аналитика бүлегендә.
Яңавыл хакимияте мәгълүматлары буенча, ашыгыч хезмәтләргә белем учагындагы шикле тартма турында шалтыратканнар.
Урынга килгән коткаручылар һәм полицейскийлар бу мәгълүматны расламаган. Хәзер хокук саклау органнары дәресләр барышын кем һәм нинди максат белән бозганлыгын ачыклый.
Фото:газета «Янаульские зори»