+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
29 Декабря 2024, 15:55

Сабый тәрәзәдән чыкмакчы булган

Ярый әле елаган тавышка күршеләре йөгереп килгән.

Сабый тәрәзәдән чыкмакчы булганСабый тәрәзәдән чыкмакчы булган
Сабый тәрәзәдән чыкмакчы булган

Уфада 4 яшьлек баланың башы тәрәзә рәшәткәсенә кысылып калган. Балага ярдәмгә коткаручылар килгән.

Кичә көндез Уфа шәһәренең Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә Менделеев урамындагы 70 б торак йортының 1нче катында кыз балаың башы белән тәрәзә рәшәткәсендә кысылып калуы турында мәгълүмат килгән.

Адрес буенча Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килә. Ачыклануынча, өйдә ике кечкенә бала үзләре генә булган. Дүрт яшьләр тирәсендәге сабыйларның берсе тәрәзәдән чыгарга уйлый һәм башы белән кысылып кала. Аның кычкырып елаган тавышын ишетеп, күршеләре йөгереп килә. Алар коткаручыларны чакырта, ә үзләре кызны ачык тәрәзә буенда өшемәсен өчен төрә.

Коткаручылар гидравлик инструмент ярдәмендә рәшәткәне каерып, сабыйны азат итә. Бала медицина ярдәменә мохтаҗ булмый. Балаларны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фото: Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас